«Күңелебезнең гүзәл хисләрен ватаныбызга багышлыйк, дустым!» мәгълүмат сәгате (12+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан «Хезмәт ветераннары өчен пансионат» санаториясендә ял итүчеләр өчен бөек рус шгыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 226 ел тулуга һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Күңелебезнең гүзәл хисләрен ватаныбызга багышлыйк, дустым!» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. 

око
35b58bb6-39e0-4b59-8a1e-c4d6dab5a839
68603bca-e7cd-44ba-ba73-9780d4a14eae
127357d2-7fa2-4d13-b9fc-4b78dc332bca

Катнашучылар үзләре өчен А. С. Пушкин турында иң кызыклы битләрнең берсен ачты – бу бөек рус шагыйре нәселенең Россия армиясе сафында сугыш хәрәкәтләрендә катнашуы.  1877-1878 елгы рус-төрек сугышында, Балкан кампаниясендә, Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан Пушкиннар турында белделәр. Пушкин токымының Бөек Ватан сугышы елларында җирдә, күктә һәм диңгездә сугыш хезмәтен алып баруы турында ишеттеләр. Аларның партизан отрядларында көрәшүләре, Мәскәү күген саклаулары, миналарны зарарсызландырулары, госпитальләрдә яралыларның гомерен коткарулары, фронтта геройлыклар кылулары, шулар өчен лаеклы рәвештә сугыш медаль-орденнары белән бүләкләнүләре турында белделәр.  Мәгълүмат сәгате шагыйрьнең Туган ил, батырлык һәм туган табигать турында шигырьләрен уку белән үрелеп барды. Чарада катнаушчылар үзләренең белемнәрен Пушкин нәселе тормышыннан гаҗәеп тарихлар белән баетты, шулай итеп даһи шагыйрь образы аларның күзаллавында тагын да терерәк һәм күпкырлырак булып үсте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: