«Интернетка куркынычсыз юл» мәгълүмат сәгате (6+)

9 февраль көнне 5 нче санлы китапханәдә Куркынычсыз Рунет атналыгы һәм «Оn-line хәрәкәт кагыйдәләре» шәһәркүләм акциясе кысаларында балалар өчен «Интернетка куркынычсыз юл» дигән мәгълүмат сәгате узды. Балалар тормышыбызда интернетның ничек барлыкка килүе, глобаль челтәрнең файда китерү белән бергә, зыян да салырга мөмкинлеге турында белде.  

пмек45асм
IMG_7222
IMG_7250

Китапханәче челтәрдәге төп хәвеф-хәтәрләрне санап чыкты, ә алардан ничек сакланырга икәнен балалар «Фиксики – советы. Осторожней в Интернете!» мультфильмын карап белде. Яшь китап сөючеләр җиде куркынычсызлык кагыйдәсен үзләштерде, танылган әкиятләрне кулланып, интернетта үз-үзеңне тоту буенча төрле хәлләргә анализ ясады. «Веб-ландия» балалар өчен файдалы чыганаклар каталогы белән таныштылар. Китапханә хезмәткәре Россиядә бердәнбер «Онлайн балалар» телефон аша һәм онлайн консультация бирүче уникаль хезмәт турында сөйләде, ата-аналар һәм өлкәннәрнең һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булулары турында искә төшерде. Чара азагында балалар  «Ералаш» киножурналының «Крайняя мера», «Пропал Интернет» дип аталган чыгарылышларын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: