«…Бар дусларга Һиндстан турында сөйлим, гаҗәеп ил Һиндстан…»: һинд мәдәнияте сәгате (12+)

Нәрсә ул Һиндстан? Ул экзотик табигать, куәтле филләр, төрле бизәкле төсле тукымалар, барысы да җырлый һәм бии торган музыкаль кинофильмнар, һәм әлбәттә, җир йөзендәге иң борынгы һинд әкиятләре. Боларның барысы турында да 20 апрель көнне сигезенче сыйныфлылар 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре үткәргән «…Бар дусларга Һиндстан турында сөйлим, гаҗәеп ил Һиндстан…» дигән һинд мәдәнияте сәгате вакытында белде.

индия
IMG-20230420-WA0009
IMG-20230420-WA0017
IMG-20230420-WA0051

Чараның башында катнашучылар алдында «Борынгы мәдәнияте һәм тирән фәлсәфи өйрәтүләре булган гаҗәеп һәм күпкырлы ил хәзерге вакытта нинди?» дигән сорау куелды. Очрашу тылсымлы һинд мотивлары яңгыравы белән башланды, бу көйләр барысын да матур төсләр һәм гаҗәеп ачышлар иле,  хыял һәм романтика, күзалдына китермәслек байлык һәм авыр хәерчелек, зиннәт һәм ярлылык, зур сарайлар һәм алачыклар, ачлык һәм чума, рухлар һәм алыплар, Алладин лампалары, юлбарыслар һәм филләр, кобра һәм джунгли урманнары җирләре; йөзләгән халык һәм телләр, меңләгән диннәр һәм ике миллион аллалар иле – Һиндстанга алып кереп китте. Тарихи-географик экскурс яшь сәяхәтчеләрне серле ил белән якыннанрак таныштырды, балалар картада ил ярларының нинди океан һәм диңгезләр белән юылуын һәм күршеләре кемнәр булуын күрсәтте. «Һиндстан – могҗизалар һәм якты буяулар иле» презентациясе слайдлары буйлап сәяхәт итеп, катнашучылар барысы да ил буенча виртуаль сәяхәткә юл тотты, анда һинд халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм милли йолалары белән танышты.  

Аларга һиндларның дөньяда беренче булып дөге, мамык, шикәр камышы үстерергә өйрәнүе, дөньяга шахмат уенын һәм дистәле (унлыклы) сан системасын бүләк итүләре турындагы мәгълүматлар бик кызыклы булды. Укучылар шулай ук Бөек Моголларның кодрәтле патшасы Шах Джахан турындагы тарихны ишетте, ул гүзәл хатыны Мумтазга мәхәббәте хөрмәтенә һәм аның истәлеге итеп җир йөзендәге иң күркәм мавзолей Таҗ-Махалны төзергә боерык бирә, һәм Җилләр Сарае буларак танылган Хава-Махал сараеның үзенчәлекләре турында да белделәр. 

Яшьләргә чәй әзерләү гореф-гадәтләре дә бик ошады, кайберләре хәтта аны өй шартларында ясап карарга булды. 

Очрашу азагында, катнашучылар без Һиндстан турында күпме генә укысак та, кече һәм зур экраннарда күпме генә карасак та, ул барыбер экзотика, серле, тылсымлы бер ил булып калачак дигән нәтиҗә ясады. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: