«А.П.Гайдар геройларының балаларча каһарманлыгы» («Детский героизм героев А.П.Гайдара») яхшы китаплар сәгате (6+)

23 гыйнвар көнне 15 нче санлы китапханә хезмәткәрләре урта мәктәп яшендәге балалар өчен «А.П.Гайдар геройларының балаларча каһарманлыгы» дип аталган яхшы китаплар сәгате уздырды. Ул язучының тууына 115 ел булуга багышланган.

Чара  әсәрләрен ничә буын балалары яратып укып үскән язучы турындагы җыр белән башланды. Укучылар Гайдарның өч сеңлесе булуы, 14 яшьтә фронтка китеп баруы һәм инде 16 яшендә полк белән командалык итүе кебек тормышындагы кызыклы фактлар турында игътибар белән тыңлап утырды.

Язучының «Вөҗдан» («Совесть») хикәясеннән өзекне сәхнәләштерүдә катнашып, балалар геройларның кичерешләрен тойды. Иң мөһиме, укучылар әлеге геройларның үзләре кебек үк гап-гади малайлар һәм кызлар икәнлеген аңлады.

Әдәби сәгатебез  «Чук һәм Гек» китабы буенча төшерелгән фильмнан өзекне карау белән тәмамланды.

Поделиться: