«Укырга вакыт» Бөтендөнья кычкырып уку көненә кычкырып укулар сәгате (6+)

Кычкырып уку – мәгълүматны җиткерү ысулы гына түгел, ул текстка җан өрергә, автор хисләрен җиткерергә һәм тыңлаучыны тарих дөньясына алып кереп китәргә сәләтле үзе бер сәнгать. 
4 мартта 23 нче санлы китапханәдә Бөтендөнья кычкырып уку көне уңаеннан «Укырга вакыт» дигән  кычкырып укулар сәгате узды.

23ф. Час громкого чтения к Всемирному дню чтения вслух «Время читать» (6 )
23ф. Час громкого чтения к Всемирному дню чтения вслух «Время читать» (6 ) (3)
23ф. Час громкого чтения к Всемирному дню чтения вслух «Время читать» (6 ) (2)

Чарада катнашучылар классикадан алып заманчага кадәр төрле жанрлардагы яраткан әсәрләреннән өзекләрне тыңлады. Шулай ук теләге булганнар, тәкъдим ителгән китаплардан кечкенә өзек сайлап, укучылар ролендә үзен сынап карый алды. 
Һәр өзектән соң балалар кичерешләре белән уртаклашты, сораулар бирде һәм үз фикерләрен әйтте. Бу текстны тирәнрәк аңларга һәм тәнкыйди фикерләү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: