«Тормыш-легенда» героик портрет сәгате (12+)
19 март көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын «Җиңүнең әдәби истәлеге» дигән программа кысаларында героик портрет сәгатенә чакырды. Китапханә кунаклары шулай ук М. Девятаевның «Побег из ада» һәм Б. Полевойның «Повесть о настоящем человеке» дигән очучыларга багышланган китаплары белән танышты. Чара презентация белән үрелеп барды, шулай ук аның барышында шигырьләр, җырлар яңгырады, легендар геройлар турында нәфис кинофильмнардан өзекләр күрсәтелде.
|