«Сайрар кошларны яратып каршылыйк…»: экология сәгате
17 март көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге балаларны «Сайрар кошларны яратып каршылыйк…» дигән экология сәгатенә чакырды. Чара кошларның күптөрлелеге һәм тормышы, табигатьтә һәм кеше өчен аларның әһәмияте турында танып белү әңгәмәсеннән башланды. Чөнки нәкъ кошлар кешене һәм хайваннарны борчучы, кайвакыт нык йөдәтүче бөҗәкләрдән саклый, тиз үрчүче зарарлы бөҗәкләр санын сизелерлек киметә. Балалар үзләре дә, «Барлык кошларны нәрсә берләштерә?», «Алар нәрсә белән туклана?», «Ни өчен күп кенә кошлар көзен җылы якларга кучеп китә?» кебек сорауларга җавап биреп, белемнәрен һәм тапкырлыкларын күрсәтте. |