«Шәһәрем чиста булса, күңелем дә пакь булыр»: экологик мәгълүмат сәгате (6+)

14 октябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә, «Без дөньяны чистартабыз» Бөтендөнья акциясе кысаларында, балалар бүлеге укучылары өчен «Шәһәрем чиста булса, күңелем дә пакь булыр» дигән экологик мәгълүмат сәгате узды.

чистый город
1
2
3

Балалар «экология» сүзе һәм «калдыклар юк» төшенчәсен ничек аңлаулары турында сөйләде, туган шәһәр урамнары һәм паркларының чисталыгын саклау буенча үз тәкъдимнәрен әйтте. Яшь китап сөючеләр пластик шешәләрне юк итү турында видеоязма карады һәм океанда зур чүп табы булуның фото дәлиле буенча фикер алышты. 
Кызлар һәм малайлар гамәли биремнәр үтәде: еш кына бер үк чүп чиләгенә салырга туры килә торган әйберләрне аердылар һәм алга таба икенчел эшкәртү өчен аларны төрле савытларга салдылар. Балалар күп кенә гаиләләрдә чүпне аерым җыймауларын таныды һәм «атна эчендә калдыклар ноль» принцибы буенча яши алулары турында уйланды. 
Очрашу «Фиксики» сериясеннән пластик чүпне аеру турында мультфильмны карау белән тәмамланды, ул үз шәһәреңне чиста итеп саклауның катлаулы түгеллеген исбатлап күрсәтте. 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: