«Кышкы әкият чорында» ял сәгате (0+)

15 гыйнварда 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» әдәби проектын тормышка ашыру кысаларында, яшь укучылар өчен «Кышкы әкият чорында» дигән ял сәгате үткәрде.
Яңа ел, кышкы ел фасылы – ул балалар өчен мәшәкатьләрсез һәм күңелле ял чоры, тылсым вакыты. Бу вакытта тормыш йокыга талмый, ә киресенчә, тагын да кызыклыракка әйләнә. 

оаеопаов
(1)IMG_4222
(2)IMG_4223
(3)IMG_4224
(4)IMG_4225
(5)IMG_4226

Китапханәче укучылар өчен күңелле танып белү викторинасы әзерләде. Балалар бәйрәмнең килеп чыгуы турында бик күп кызыклы мәгълүматлар алды, кыш турында табышмакларны чиште, шигырьләр сөйләде һәм яңа ел җырлары җырлады. Әкияти табышмакларның җавапларын табып, яраткан китапларын искә төшерделәр һәм тылсымчы кыш хакимлек иткен популяр әкиятләр геройлары белән янәдән очраштылар. Чара Г. Х. Андерсенның «Снежная королева» китабы буенча мультфильм карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: