«Килегез, кошлар – чыпчыклар, песнәкләр» изгелек сәгате (6+)

15 февральдә 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Яшь китап сөючеләр» кызыксынулар буенча клуб әгъзалары өчен, «Килегез, кошлар – чыпчыклар, песнәкләр» дигән изгелек сәгате уздырды.
Китапханәдә әзерләнгән «Кошлар – безнең дусларыбыз» китап күргәзмәсе балаларны М. Пришвинның «Говорящий грая», В. Бианкиның «Кто чем поет?», В. Чаплинаның «Птицы в нашем лесу» һ.б. кызыклы әсәрләре белән таныштырды. 
Китапханәче канатлы дусларга кышкы суыкларда кичерергә туры килүче авырлыклар турында сөйләде, кышын ашатырга яраклы җимнәр һәм аларны ашату кагыйдәләрен искә төшерде. Презентацияне карап, балалар кошларның күчмә һәм кышлаучы булулары, һәм кошлар өчен гади җимлкләрне ничек ясарга мөмкин булуы турында белде. Зур кызыксыну белән табышмаклар чиштеләр, табигатьтә кошларның файдасы турында сөйләделәр. Чара азагында «Воробьишка – хвастунишка» мультфильмын карадылар.

 

Поделиться: