«Исән һәм сәламәт калырга» куркынычсызлык сәгате (12+)

20181113_105340
20181113_111945
20181113_112100

13 нче ноябрь көнне 17 санлы китапханә хезмәткәрләре 5 нче сыйныф укучылары өчен халыкара юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланган «Исән һәм сәламәт калырга» дигән чара үткәрде. Балалар бөтен дөньяда иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булган балалар юл-транспорт травматизмы проблемалары турындагы әңгәмәдә катнаштылар. Укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштылар, җәяүлеләр кичүе, зебра һәм юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерделәр. Шулай ук алар үзләренең белемнәрен ныгыттылар, «Юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Укучылар «Минем дустым – велосипед», «Транспортта», «Юл билгеләрен иң яхшы белүче», «Мин – җәяүле» конкурсларында катнаштылар. Китапханәче тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча китап күргәзмәсе әзерләнде.

Чара ахырында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә генә түгел, ә бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен сакларга да кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: