Чаллы язучысы Әлфия Ситдыйкова белән очрашу (18+)

8
7
2
6
5
4
3
1

28 нче сентябрь көнне 12 нче санлы татар китапханәсендә «Гөлгә бизәп гомер юлларын» дип исемләнгән шигъри-музыкаль кичә узды. Кичәдә китап укучылар шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрә, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Ситдыйкова белән очраштылар. Әлеге кичәгә Чаллының мөхтәрәм каләм ияләре, шагыйрәнең  иҗатташ дуслары Сирень Якупова, Марс Яһудин, Айгөл Әхмәтгалиева һ.б. килгән иде.  Алар шагыйрәнең иҗатын бәяләп, үзләренең җылы сүзләрен, ихлас теләкләрен, фикерләрен җиткерделәр. Шагыйрә үзе турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде, кызыклы хатирәләре, шигырь язу серләре белән бүлеште, очрашуга килүчеләрне үзенең күптән түгел дөнья күргән «Яктылык сулышы» исемле шигырьләр җыентыгы белән таныштырды. Китап укучылар, мәктәп балалары, китапханәчеләр  тарафыннан укылган шигырьләре залны уйландырды, хис дөньясына алып керде. Кичәдә жырчы-композитор Флеры Талипова тальян гармунда уйнап, җырлап, бәйрәмне тагын да ямьләде. Җырлар, шигырьләр белән үрелеп барган кичәдә шагыйрәгә карата бик күп матур сүзләр, котлаулар яңгырады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: