Җиңү алып килгән яз (6+)

Онытырга ярамый торган бәйрәмнәр бар, аларны һәрчак истә тотарга, лаеклы итеп уздырырга һәм киләчәк буынга тапшыра килергә кирәк. Шундый вакыйгаларның берсе 9 май – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне. Быел илебез Бөек Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтә. Бу дата аерым бер мәгънәгә ия, һәм шунлыктан шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре оештырган «Җиңү алып килгән яз» дигән әдәби-музыкаль кичә катнашучылар күңелендә онытылмас эз калдырды. 

весна победы
3
5
1
4
2

Сугыш чоры җырлары, бию номерлары һәм И.И.Фатыйхова һәм А.К.Габдуллина башкаруындагы шигырьләр катнашучыларны сокландырды, шул тарихи, әмма куркыныч заманнарга алып кереп китте. Күз яшьле бәйрәм чарасы бик зур тәэсирләр калдырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: