Китапханәчеләр ял итү паркында (6+)

Шәһәрдәшләребезнең китапханәгә игътибарын җәлеп итү өчен, 21 август көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе хезмәткәрләре ял итү паркында букроссинг оештырды. Китапханәчеләр балалар арасында «Китапханәгә юлны беләсенме?» дигән сораштыру үткәрде. Сорауларга җавап бирергә авырсынган балаларга китапханә координаталары язылган визиткалар тапшырылды. Китап бүләк итү акциясе кысаларында теләгән һәр кеше күңеленә хуш килгән китапны сайлап алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: