«Җәй – уку вакыты»: буккроссинг (0+)

18 июньдә, китапханәгә игътибарны җәлеп итү һәм скверда ял итүчеләрнең кәефен күтәрү максатыннан, 8 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Җәй – уку вакыты» дигән буккроссинг оештырды.

Лето – время читать
1
2
3
4
5

Башта катнашучылар «Сез китапханәгә юлны беләсезме?» исеме астында сорауларга җавап бирде.  Җавап бирә алмаучыларга балалар китапханәсе координаталары күрсәтелгән визит кәгазьләре тапшырылды. «Мин кайсы әкияттән?» викторинасы оештыручылар тирәли төрле яшьтәге балаларны җыйды. Буккроссинг күпләргә яңа авторлар, яңа әсәрләр турында белергә, күзаллауларын киңәйтергә ярдәм итте. Балалар өйләренә яңа китаплар алып кайтып китте. Бу китаплар аларга яхшы дус булыр дип ышанып калабыз. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: