Брест кирмәне – батырлык, дан һәм хәтер (6+)

22 июнь көнне 5 нче санлы китапханәдә балалар өчен «Брест кирмәне – батырлык, дан һәм хәтер» дигән хәтер һәм кайгы сәгате узды.

Час памяти
IMG_1552
IMG_1602
IMG_1565
IMG_1608

Алып баручы балаларга Туган илебезнең фаҗигале тарихын, 1941 елгы Бөек Ватан сугышының бер мизгелдә Советлар иле халкының язмышын үзгәртүен сөйләде. Фашист басып алучыларының барлык көчен үз өсләренә алган Брест кирмәнен саклаучыларның авыр сугыш сынауларын үтүе турында мәгълүмат «Көрәшләр һәм бәрелешләр» дигән видео материалларны күрсәтү һәм фото слайдлар белән үрелеп барды һәм беркемне дә битараф калдырмады. Балалар кирмәннең соңгы саклаучысы Умат-Гирей Барханоевның үлмәс батырлыгы турында белде, ул Борис Васильевның «В списках не значился» китабының төп герое прототибы итеп алынды. Чарага килүчеләр геройның туган иле Ингушетиядә урнаштырылган һәйкәлгә виртуаль экскурсия кылды. Аэрофотосъёмка биеклегеннән  укучылар «Брест кирмәне» мемориаль комплексы белән танышты. По традиции общенациональной акции «Хәтер шәме» гомуммилли акциясе традициясе буенча, китапханәгә килүче барлык кешеләр  һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: