«Яңа ел детективы» брейн-ринг 6+)

Кыш – ул гаҗәеп ак бәйрәмнәр, балалар һәм өлкәннәр өчен озын каникуллар, гаиләдә генә түгел, ә китапханәдә дә вакытны кызыклы итеп үткәрү мөмкинлеге ул. 
Кышкы каникуллар вакытында 4 гыйнвар көнне 23 нче санлы китапханәдә яшь укучылар өчен «Яңа ел детективы» дигән брейн-ринг узды. Чарада катнашучыларга Кыш Бабайга серле җинаятьне ачуда ярдәм итәргә кирәк булды.
Минутлар санаулы иде, чөнки урланган яңа ел бүләкләре турында сүз барды һәм аларны тиз арада табарга кирәк иде. Балаларга тикшеренү вакытында күптөрле сынаулар узарга туры килде. 

пть
Брейн-ринг Новогодний детектив (1)
Брейн-ринг Новогодний детектив (3)
Брейн-ринг Новогодний детектив (5)

Брейн-ринг берничә мавыктыргыч этаптан торды. Балалар азарт белән Кар Кызының  хикмәтлен табышмаклары җавапларын белде, ребуслар чиште һәм биремнәр башкарды. Очрашу барышында балалар үз белемнәрен тикшереп карый һәм «Кышын нәрсә булмый?», «Бел әле!», «Кышкы табышмаклар», «Чыршыда нәрсә була?» дигән кышкы тематик викторина һәм уеннарда ярыша алды. Яшь детективлар, бу катлаулы хәлдән чыгу юлын табар һәм гаделлекне торгызу өчен, логика, интуиция һәм әсәрләр буенча белемнәрен кулланды.Нәтиҗәдә барысы да чын җинаятьчене белде һәм урланган бүләкләрне кире кайтарды. 

Балалар уңай тәэсирләр һәм бәйрәм кәефе туплады, ә чара азагында татлы бүләкләр алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: