«Фәнни – күңелсез дигән сүз түгел!»: брейн-ринг (6+)
27 март көнне 17 нче санлы китапханәдә фән һәм технологияләрнең унъеллыгына багышланган «Фәнни – күңелсез дигән сүз түгел!» дип исемләнгән брейн-ринг үтте. Чара башында балаларга беренче булып фәнни ачышлар ясаган танылган рус галимнәре турында сөйләделәр. Укучылар без беренче уйлап табучылар дип санаган галимнәрнең кайберсе чынлыкта алай булмавы, ә күп кенә рус фән эшлеклеләренең исемнәре лаексыз рәвештә онытылуы турында белеп гаҗәпләнде. |