«Балаларга интернетта ничек йөрергә?»: брейн-ринг (12+)

30 октябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә Россиядә Интернет көне кысаларында, урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Балаларга интернетта ничек йөрергә?» дигән брейн-ринг үтте.

Брейн ринг
23ф. Брейн-ринг ко Дню Интернета России (День рунета) Как детям гулять в Интернете
23ф. Брейн-ринг ко Дню Интернета России (День рунета) Как детям гулять в Интернете (1)
23ф. Брейн-ринг ко Дню Интернета России (День рунета) Как детям гулять в Интернете (2)

Уен барышында катнашучылар берничә раунд үтте. Беренчесендә – балалар теге яки бу почта адресының кайсы әкият героеныкы икәнен ачыклады. Икенче раундта аларга ВИРУСны саклауның алты баскычын җиңеп чыгарга туры килде. Ребуслар чишеп, яшь китап сөючеләр шифрлы сүзләр тапты, һәм шулай ук «Куркынычсыз интернет» викторинасы сорауларына җавап бирде. 
Гамәли биремнәрне үтәп, уенда катнашучылар дөрес мәгълүматтан дөрес түгелен, зыянлы мәгълүматтан куркынычсызын аерырга өйрәнделәр. 
Уен тематик видеоязмалар, презентацияләр һәм «До чего дошел прогресс» җыры белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: