«ИнтеллектУм» брейн-рингы (12+)

16 гыйнварда 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен «ИнтеллектУм» дигән брейн-ринг уздырды. Уенда «Иске йорт», «Монополияче», «Өч чәчәк» дигән өч команда ярышты. Уен төрле белем өлкәләренә караган сорауларны үз эченә алды һәм «Син беләсеңме…», «Анаграммалар», «Грамматик арифметика», «Сорау-җавап» һ.б. берничә раундта үтте. Шулай ук укучылар зур кызыксыну һәм азарт белән «Баш миеңне ват» видеовикторинасы сорауларына җавап бирде.

тпбпрб
ФОТО5
ФОТО7
ФОТО8
ФОТО10

Брейн-ринг зиһенлелеккә һәм балаларның төрле темаларда ориентлаша алуына, командада эшли белүгә һәм тиз җавап бирә алуга юнәлдерелде. Уенчылар игътибар белән сорауларны тыңлады, фикер алышуларда актив катнашты, тапкырлыкларын һәм тиз фикерләүләрен күрсәтте, һәм барлык биремнәрне дә менә дигән итеп җиңеп чыкты! Чара азагында нәтиҗәләр чыгарылды, һәм барлык командалар да лаеклы рәвештә «Белгечләр» исеме алды. Уенда катнашучылар бик күп уңай хис-кичерешләр туплады, белгәннәрен ныгытты һәм яңа белемнәр алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: