«Тау патшасы» брейн-ринг

20 декабрь көнне 23 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен  «Тау патшасы» дигән  брейн-ринг узды.
Чарада катнашучылар ике командага бүленеп ярышты. Аларга таулар турында гына түгел, ә диңгезләр һәм елгалар, шәһәрләр һәм илләр турында сорауларга җавап бирергә һәм «географик шарадалар»ны чишәргә туры килде.
Чара барышында балалар тауларның нинди булуы, аларның нәрсәдән торуы, тауларда кем яшәве һәм анда нәрсә үсүе, Җир өслегенең күпме процентын таулар алып торуы, тауларда планетаның күпме кешесе яшәве, елгаларның кайдан башлануы һәм тау системалары нәрсәне тәэмин итүе турында кызыклы фактларны белде; үрләр яулау белән бәйле һөнәр ияләренең батырлыклары турында мәгълүмат алды. 

прьо
23ф. Брейн-ринг «Царь горы»……..
23ф. Брейн-ринг «Царь горы»….
23ф. Брейн-ринг «Царь горы»..
23ф. Брейн-ринг «Царь горы»……

«Иң яхшысы таулар» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Күргәзмәдәге китаплар яшь укучыларга илебезнең таулы урыннары буйлап сәяхәткә чыгарга ярдәм итте. 

Чара «Экокалендарь» программасы кысаларында үтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: