Яланаяклы гарнизон (6+)

3 февраль көнне 10 нчы санлы китапханә Свердловск өлкәсе Талицк район китапханәсенең Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчиклары һәм партизаннары батырлыгына багышланган һәм СССР Югары Советы Президиумы Указы белән «Ватан сугышы партизанына» медален гамәлгә кертү көне уңаеннан оештырылган «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясенә кушылды. 

гарнизон
10ф. «Босоногий гарнизон»
10ф.КВ1

Бу көнне китапханәнең уку залында балалар Виктор Дроботовның «Босоногий гарнизон» документаль повесте белән танышты, анда Бөек Ватан сугышы вакытында немец-фашист басып алучыларына каршы көрәшкән Сталинград өлкәсенең бер авылындагы балаларның батырлыгы тасвирланган. Алар поездлар шартлатмаган, сугыш кирәк-яраклары складларын күккә очырмаган, әмма ул балаларның көн саен күрсәткән кечкенә батырлыклары бөек зур эшкә – совет җирләреннән дошманны куып чыгаруга хезмәт иткән. Алар гомерләрен куркыныч астына куюларын белгәннәр. …Һәм һәлак булганнар!

Китап гаҗәеп итеп язылган: беренче юлларыннан ук үзенә җәлеп итә, үзәкөзгеч һәм үткен. Акциядә катнашучыларда ул онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Балалар күз яшьләрен тыя алмады.  

Акциядә 30 укучы катнашты. Чарага шулай ук «Шул дәһшәтле сугыш битләре» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде, анда Бөек Ватан сугышына багышланган әдәбият тәкъдим ителде. 

#ЧитаемСильныеДухом

#ЧитаемоРазведчикахиПартизанах

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: