Шәһәр үзәк китапханәсендә зур әдәби бәйрәм узды (0+)
9 сентябрь көнне Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә ачык һавада «Әдәби җәй» («ЛитЛето») дип аталган әдәби-агарту фестивале узды, шуның белән җәйге китапханә программасына йомгак ясалды. Чара шәһәрдәшләр өчен чын бәйрәмгә әйләнде һәм «Татарстан Республикасы милли китапханәсе» ТР ДБМУсе оештырган «Китапстан» массакүләм республика проектында катнашучыларның күбесе өчен мөһим бер үзенчәлекле вакыйга булды. Фестиваль кунакларын ачык йөзле китапханәчеләр генә түгел, түбәдә яшәүче әкият персонажы Карлсон да каршы алды. Матур итеп киенгән һәм шат күңелле катнашучылар, аларның җитәкчеләре һәм әти-әниләре көтеп алынган бәйрәм турында бик теләп үз хис-кичерешләре һәм ышанычлары белән уртаклашты. «Әдәби җәй» фестивале кысаларында Чаллы язучылары Любовь Тимофеева һәм Равил Әхмәтҗанов белән иҗади очрашулар оештырылды. Чара кунаклары авторлар башкаруында балалар өчен язылган әсәрләр һәм шигырьләр укыганны зур кызыксыну белән тыңлады һәм автор табышмакларын чиште. Шулай ук фестивальдә 1 нче санлы балалар музыка мәктәбе, Чаллы сәнгать көллияте һәм «TFI» брейк-данс бию студиясе укучылары төрле иҗади номерлар белән чыгыш ясады. Фестиваль кунаклары чакырылган язучыларның иҗаты белән танышып кына калмады, ә шәһәр үзәк китапханәсе бүлекләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт тә кыла алды. Һәркем үзе өчен нинди дә булса кызыклы нәрсә тапты: берсеннән-берсе мавыктыргыч яңа китаплар, талантлы рәссам Александр Фоминның сәнгать бүлегендә урнашкан искиткеч рәсем күргәзмәсе һ.б. «Китапстан» китап марафонында катнашучылар грамоталарын түбәндәге сылтама буенча үзенә ала ала: https://cloud.mail.ru/public/FTWb/2GgW9g7nd
|