«Мин дөрес язам һәм сөйләшәм»: блиц-турнир (6+)

15 сентябрьдә, Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге укучылар өчен «Мин дөрес язам һәм сөйләшәм» дигән блиц-турнир уздырды.

блиц турнир
IMG_20210915_125428
IMG-20210915-WA0009 (1)

Китапханәче рус теленең бөеклеге һәм дөрес язу, дөрес сөйләшүнең әһәмияте турында сөйләде. Укучылар, ике командага бүленеп, җиңү теләге һәм азарт белән бәйге-уеннарда ярышты. Турнир барышында  «Басымны дөрес куй», «Кайсы сүзлектән» дип исемләнгән биремнәрне үтәде, «Барысы да яхшы», «Мине таны» уенында катнашты. Балалар фразеологик әйтелмәләр, омофон һәм омографлар буенча белемнәрдә ярышуны дәвам итте. Рус телен белүне тикшерү турниры бик кызыклы һәм файдалы үтте. Һәр катнашучы туган телне яратырга, аны сакларга һәм сөйләм теленең сыйфатын кайгыртырга кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: