«Китап безне берләштерсен» рәхмәт белдерү акциясе (6+)

9 февральдән алып 14 февральгә кадәр «Китапны яратып бүләк итегез» унынчы гомумроссия акциясе кысаларында 15 нче санлы китапханәдә «Китап безне берләштерсен» рәхмәт белдерү акциясе үтте. Бу акция, бер яктан, җәмәгатьчелек игътибарын китап һәм укуның әһәмиятенә юнәлтә, икенче яктан, бу дустыңа гына түгел, ә китапханәгә китап бүләк итү өчен сәбәп. 
Акциядә төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Алар, һәрберсе үз укучысын тапсын өчен, үз яраткан китапларын бүләккә алып килде. Бүләк ителгән китапларның тематикасы күптөрле: мәхәббәт турында романнар, детективлар, фантастика, кулинария китаплары, рус классиклары китаплары, балалар әдәбияты һ.б. Бу көннәрдә кулланучылар әдәбият кына түгел, ә уңай хисләр белән дә уртаклашты. Һәр килгән кеше үзенең күңеленә хуш килгәне китапларны тапты. 

IMG_20260203_155249_15715фил
IMG_20260212_15103415фил
IMG-20260128-WA0000
IMG-20260212-WA0015

Укучыларның бүләкләре китапханәләр өчен бик кадерле. Китапханәчеләр акциягә кушылган, укуга һәм китапка карата мәхәббәт үрнәге күрсәткән өчен укучыларга рәхмәт белдерә. Әйдәгез, бер-беребезгә яратып китаплар бүләк итик!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: