«Н2О – бар нәрсәнең нигезе!» био-уен (12+)

21 апрельдә 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Н2О – бар нәрсәнең нигезе!» дигән био-уен уздырды.
Уен 6 раундтан торды, анда балалар зирәклекләрен генә түгел, ә биология, география, кеше анатомиясе һәм физика өлкәсендә белемнәрен дә күрсәтте. «География белгечләре» раундында яшүсмерләр кайсы диңгезнең иң тирән икәнлеген, кайсы елганың ике тапкыр экваторны кисеп узуын белде һ.б. «Суның серле үзлекләре» раундында яшьләр  айсбергның нилектән батмавы, һәм диңгездә суның ни өчен тозлы булуы турында фикер алышты. «Гаҗәеп күренешләр» раундында балалар Сөт диңгезенең һәм су асты шарлавыгының кайда урнашкан булуын белде. Шулай ук катнашучылар суның кеше ДНКсына ничек йогынты ясавын, баш миенең ничә проценты судан торуын, һәм башка бик күп нәрсәләрне ачыклады. 
Уен азагында яшүсмерләр су зур байлык кына түгел, ә планетадагы бар тормышның нигезе дигән нәтиҗә ясады.  

         

 

Поделиться: