«Физкультура белән без дус – безгә чирләр кирәкми» китапханә зарядкасы (12+)

16 октябрь көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Физкультура белән без дус – безгә чирләр кирәкми» дигән китапханә зарядкасы үткәрде.
Ике командага бүленеп, яшүсмерләр игътибарлылыкта, зиһенлелектә һәм белемлелектә ярышты. «Күнегүләр», «Спортинвентарьны бел» һәм «Акыл өчен күнегүләр» биремнәрендә  яшьләр физкультура һәм спорт өлкәсендә үз белемнәрен күрсәтте.  «Язучыларның спорт белән мавыгулары» викторинасы сорауларына җавап биреп, балалар үткән һәм хәзерге заман танылган язучыларының нинди спорт төрләре белән шөгыльләнүе турында белде. 

нгонлвлр
IMG-20241016-WA0005
IMG-20241016-WA0008

Чара «XXI гасыр статистикасы» супер-уены белән тәмамланды. Монда яшүсмерләр сәламәтлек саклау өлкәсендә чын белгечләргә әйләнде һәм аз хәрәкәтле тормыш рәвешенең нинди нәтиҗәләргә илтүе турында белде. 
Чара яшьләргә физик культура белән шөгыльләнүнең кешегә тормышының һәр чорында кирәк булуын, чөнки актив тормыш рәвешенең эшкә сәләтлелекне яхшыртуы һәм безнең организмның сәламәтлеген ныгытуы турында искә төшерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: