«Өметнең соңгы бите» китап дәвасы (12+)

14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен «Өметнең соңгы бите» дигән әхлак дәресе уздырды. Очрашу башында китапханәче америка язучысы О. Генриның катлаулы тормышы, аның иҗади юлының башы, язу стиленең үзенчәлекләре белән таныштырды. Аның иҗаты тулысы белән яхшылык, кешелеклелек һәм мәрхәмәтлелек белән сугарылган. 
Шулай ук балалар «Последний лист» новелласын укыганны тыңлады, укыганнар турында фикер алышуда актив катнашты. Хикәянең герое Джонси терелүгә өметен югалта, тормыш өчен керәшүдән баш тарта. Әмма аңа авыруын җиңәргә янәшәсендәгеләрнең өмет-ышанычлары, һәм нәтиҗәдә, үз өмет-ышанулары ярдәм итә. 

О. Генри (2)
О. Генри (3)
О. Генри (4)
О. Генри
О.Генри

Кәгазь битләрендә яшүсмерләр бу новелла турында кыскача үз фикерләрен язды. 
Барысы да диярлек «Последний лист» новелласының безне чит проблемалар булмавы турында өйрәтүен билгеләп үтте. Әгәр дә һәркем кайвакыт булса да ярдәмгә мохтаҗларга булышса, дөнья яхшырак булыр иде.  О. Генри үзенең новелласында нәкъ менә шуны җиткерергә тели. Әсәрнең берничә дистә еллар укучыларында тудырган хис-кичерешләрен исәпкә алсак, ул максатына ирешкән дип әйтергә була. 

Чара азагында балалар Светлана Копылованың «Последний лист» җырын тыңлады һәм ком өстәлләрендә рәсемнәр ясады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: