Китапханәдә винил очрашу үтте (12+)

19 март көнне шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә диджей ROMA SMOLINнан винил очрашу узды, анда иске һәм заманча винил сөючеләр җыелды. 

виниловые пластинки
Iml1VywIQeU
0gClRCfxFlA
eicQC5ve4mI
iAeYfVq9IlI
1rgrBkKTCDE
v89Dnp3Tr4w
DSC06025

Романның пластинкалар тупланмасы үзенең төрле жанрда булуы белән җәлеп итте. Рок, инструментал, эстрада – кичәдә барысы да профессиональ уйнаткычтан яңгырап, тыңлаучыларны билгеле бер чорга кереп чумарга мәҗбүр итте. 
Барлык яшьтәге музыка сөючеләр озак таралышмыйча торды, үзара аралаштылар, винил дискларны карадылар, хәтта биеделәр.
Ярты гасырдан артык винил тыңлаучыларны үзенең киң күләмле, тере һәм җылы яңгырашы белән сокландыра: ул һәрчак модада булды һәм булачак. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: