Китапханәчеләр Казан каласына сәяхәт кылды (18+)

Һөнәри бәйрәм – китапханә хезмәткәрләренә Казан каласына экскурсия ясау өчен яхшы сәбәп булды. Сәяхәтнең төп максаты Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең яңа бинасы белән танышу иде. Милли китапханә буенча танып белү экскурсиясе барышында без төбәктәге иң эре китап саклагычының барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат алдык, яңартылган бинаның заманча киңлекләрен күреп хозурландык, шулай ук хезмәттәшләребезнең яңа форматтагы эше белән таныштык, Казанның күренекле урыннарын күрдек һәм онытылмас мизгелләрне истәлеккә фотога төшердек. 

Милли китапханәдә алган хис-кичерешләрдән соң, безне Казанның истәлекле урыннары буйлап мавыктыргыч экскурсия каршы алды. 
«Туган авылым» комплексы авыл дөньясына кереп чумарга һәм татар халкының тормыш көнкүреше һәм кәсепләре турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белергә мөмкинлек бирде. Шәһәр ыгы-зыгысыннан арынып, тынычлап ял итәрлек әлеге урында теләге булган һәркем истәлеккә сувенирлар сайлап ала һәм фотога төшә алды. 
Шулай ук Казанның тагын бер милли истәлекле урыны – Тукай музеен тамаша кылдык. Анда бөек шагыйрьнең язмышы һәм иҗатына багышланган күргәзмәләр тәкъдим ителә. 
Һәм әлбәттә, Казан Кирмәне… Сокландыргыч Кол-Шәриф мәчете, татар ханлыгы чорыннан сакланып калган бердәнбер бина – серле һәм ике метрга авышкан Сөембикә манарасы, Туп сарае һ.б.
Күңелле мизгелләргә бай әлеге сәяхәт онытылмас хис-кичерешләр һәм бик күп уңай тәэсирләр калдырды! 

Оештыручы – Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының профсоюз комитетына чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: