Китапханәләр шәһәр бәйрәмендә (6+)

30 августта Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көненә багышланган «Мин яратам сине, туган ягым» дигән бәйрәм программасында катнашты. «Сидоровка» паркында чын-чынлап «Китапханә шәһәрчеге» җәелде, анда яңа китаплар белән танышырга, мастер-классларда катнашырга, милли уеннар уйнарга мөмкин булды. 

«Күпмилләтле Чаллы» китап күргәзмәсендә шәһәребездә яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә багышланган китаплар тәкъдим ителде. 

Шәһәр китапханәләре фондына кайткан яңа китаплар аеруча популяр булды. 3D һәм 4D форматындагы энциклопедик китаплар аеруча балалар белән ата-аналарны һәм яшьләрне җәлеп итте. Бу китаплар гаҗәеп мавыктыргыч, текстны цифрлы контент белән берләштерә. Смартфондагы кушымта ярдәмендә китаплар виртуаль чынбарлыкка барып тоташа һәм укучыларга танып белүнең гомумән яңа бер баскычын ача. Принцибы гади: кушымтаны урнаштырырга — китап сайларга — камераны интерактив җирлеккә юнәлтергә — үзең идарә итәргә мөмкин булган анимацияле сюжеттан ләззәт алырга. Буккроссинг мәйданчыгында уку өчен үзеңә китап сайлап алырга мөмкин булды. Буккроссинг процессы «укыдыңмы — башкаларга тапшыр» принцибы буенча эшли. Без шәһәрдәшләргә укучыларыбыз бүләк иткән китапларны тәкъдим иттек. 

с днем роңдения город
IMG-20210827-WA0013
IMG-20210827-WA0018

«Иҗади остаханә» мастер-классында катнашучылар скрапбукинг техникасында үзенчәлекле бәйрәм открыткалары әзерләде. 

Уен мәйданчыгында балалар Татарстанда яшәүче төрле халыкларның милли уеннарында катнашты.  «Китапханә шәһәрчегенең» мавыктыргыч программасы, уеннар, мастер-класслар, китап күргәзмәләре – болар барысы да бәйрәмгә килгән шәһәрдәшләребез игътибарыннан читтә калмады.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: