27 октябрьдә «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ структур тармаклары җитәкчеләре өчен «Китапханәнең еллык хисабы: төзелеш үзенчәлекләре» дигән семинар узды.
Еллык эш хисабын төзү буенча методик рекомендацияләр белән методик һәм инновацион эш бүлеге мөдире В.Ә.Бәдретдинова чыгыш ясады. 6 НК статистика формасындагы яңа үзгәрешләргә аеруча игътибар бирелде. Шулай ук китапханәчеләр хисапларны тапшыру графигы белән танышты.
Директор урынбасары Р. Н. Каюмова балаларга китапханә хезмәте күрсәтү турында хисапны әзерләгәндә китапханәчеләр искә алырга тиешле төп темалар һәм юнәлешләрне күрсәтте.
Белешмә-мәгълүмат бүлеге мөдире Г. М. Фәхруллина «Белешмә-мәгълүмат эшчәнлеге буенча хисапларны әзерләү» консультациясе үткәрде.
Әйдәп баручы методист Д. Н. Миронова 2020 ел хисаплары нәтиҗәләре буенча республика китапханәләренең аналитик материалларына күзәтүне тәкъдим итте.
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
|