Китапханә балаларны Сабантуйга җыйды (0+)

1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көне кысаларында, шәһәр Үзәк китапханәсе каршындагы мәйданда «Балалар өчен Сабантуй» әдәби бәйрәме узды.

Бәйрәмне яшь кунакларыбыз төрле телләрдә шигырьләр укып ачып җибәрде. Мәйданда милли уеннарны яратучылар җыелды. Балалар бик теләп капчык киеп йөгерде, йомырка куелган калакны кабып ярышты, чүлмәк ватты, «Түбәтәй» уены аеруча зур кызыксыну уятты. Иң активлар өчен батутта сикерү мөмкинлеге тудырылды. 

IMG_9660
IMG_9671
IMG_9646
IMG_9630
IMG_9652
IMG_9620
IMG_9590
IMG_9618
IMG_9617
IMG_9600
IMG_9607
IMG_9618
IMG_9604
IMG_9598
IMG_9665
IMG_9664
IMG_9645
IMG_9624

Балаларны бәйрәм белән котларга Чаллы язучылары һәм шагыйрьләре Галиәхмәт Шаһи, Рәкит Аллабирде, Раушания Гыйләҗева һәм Роза Хәмидуллиналар килде. Балалар башкаруында җырлар яңгырады, ә «Озарение» эстрада вокал студиясе чыгышы бәйрәмнең бизәге булды.
Теләге булганнар мастер-классларда катнашты, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылган иде. Шулай ук бәйрәм кунаклары буккроссингны куллана алды. 
Сабантуй беркемне дә битараф калдырмады, бәйрәм бик күңелле һәм ямьле узды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: