Китапханә «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясенә кушылды (0+)
22
Ноябрь 2022
Сишәмбе
Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә «Солдатка хат» мастер-классы узды. «Цветик-семицветик» иҗади түгәрәгенә йөрүче балалар үзенчәлекле открыткалар ясады, анда хәрбиләргә дулкынландыргыч хатларын беркетте. Алар Россия солдатларының батырлыгы һәм кыюлыгына соклана, тизрәк Җиңү яулап өйләренә кайтуларын тели. Мастер-классны рәссам Анна Аксакова уздырды. Хатлар һәт открыткалар «Герат кыр почтасы» (Чаллы шәһәре) каршындагы гуманитар ярдәм җыю пунктында волонтер Минаҗетдинова Флидәгә тапшырылды. |