Китапханә «Минем шәһәрем» дип исемләнгән бәйрәмгә чакыра
22
Август 2016
Дүшәмбе
23 август көнне 17.30 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчыкта «Минем шәһәрем» дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрелә. Бәйрәм кысаларында шәһәрдәшләребез язучылар белән очраша һәм шәхсән аралаша алачак. Биредә китап күргәзмәләре, китапларны алмашып уку, китапханәләргә яңа укучылар яздыру, асфальтта балалар өчен рәсем ясау бәйгеләре оештырылачак. |