Китапханә язучылар белән онлайн очрашуга чакыра (16+)
8
Сентябрь 2021
Чәршәмбе
11 сентябрь көнне «Мәдәни шимбә» акциясе кысаларында укучылар шәһәребезнең танылган язучылары белән очрашачак, яңа китаплар белән таныша һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачак. Очрашу кунаклары: шагыйрь-рәссам, күпләгән китаплар авторы Людмила Дорженковская һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Айрат Суфиянов. 11.00 сәгатьтә сез дә безгә кушылыгыз! |