Китапханә «Әдәби Чаллы» китап күргәзмәсен тәкъдим итте (12+)
18
Апрель 2023
Сишәмбе
14 апрель көнне күренекле татар шагыйре Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулуга һәм «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыятенең «Мәйдан» журналы белән Татарстан Республикасының Язучылар берлеге гамәлгә куйган әдәби бүләк – Илдар Юзеев исемендәге премияләр тапшыруга багышланган тантана узды. Чарада шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее «Әдәби Чаллы» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Килгән кунакларга музей архивында сакланган, язучылар тормышына бәйле кызыклы экспонатлар белән танышу мөмкинлеге тудырылды. Казан кунагы Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Әхәт Мушинский, шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрь Данис Хәйруллин китапханәгә култамгалары белән китапларын бүләк иттеләр.
|