«Ачык һавада китапханә» (0+)

Россия көне алдыннан, 11 июньдә «Ачык һавада китапханә» җәйге уку залында балалар һәм аларның әти-әниләре җыелды. 
Кунаклар өчен  А. С. Пушкин әсәрләренә нигезләнгән «Ерак-ерак патшалыкта, ерак-ерак дәүләттә» интеллектуаль викторинасы оештырылды. Бу катнашучыларга әкиятләр дөньясына кереп чумарга һәм үз белемнәрен сынап карарга мөмкинлек бирде. 

Балалар энтузиазм белән уенга кушылды һәм теге яки бу юлларның кайсы әсәрдән булуын белде, шулай ук тасвирлаган буенча геройларны атады. Чара бар уенчыларга бөек шагыйрь иҗаты белән очрашудан шатлык хисләре тоярга мөмкинлек бирде.

небо
ee762b63-992f-493c-9e52-9e0bed82feac
photo_5353046036152710190_y
photo_5353046036152710189_y
photo_5353046036152710192_y
photo_5353046036152710193_y
photo_5353046036152710188_y
photo_5353046036152710195_y
photo_5353046036152710196_y
photo_5353046036152710199_y

«Даһи исем — Пушкин» күргәзмә-инсталляциясенә килүчеләр күренекле рус шагыйренең тормыш һәм иҗат юлына кереп чума алды. Классикның әсәрләре белән рухланып ясалган курчаклар һәм эшләнмәләр катнашучыларны Пушкин тудырган дөньяга алып кереп китте, геройлар образларын һәм аның әдәби мирасы тылсымын тирәнрәк тоярга мөмкинлек бирде. 

«Минем йортым — минем Россия!» иллюстратив-китап күргәзмәсендә теләге булганнар Россиянең күпмилләтле халкы мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында китаплар белән таныша алды. Төсле матур иллюстрацияле басмалар укучыларны Идел буе республикаларының көнкүреше, бәйрәмнәре һәм декоратив-гамәли сәнгате белән таныштыра.  
«Россия символларын ясыйбыз» иҗади калейдоскобы барышында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы һәм россия байрагының килеп чыгышы турында белде. Алар төрле иҗади  интерпретацияләрдә дәүләт байрагының символикасы рәсемен ясый алды.
Кәгазьдән аэростат ясау буенча «Россиягә мәхәббәт белән» мастер-классында балалар китапханәче белән бергә аэростатлар ясады һәм аны Россия байрагы төсләренә буяды.  

#летовТатарстане

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: