Китапханә ишегалды бәйрәмендә катнашты (6+)

24 нче августта 6 нчы шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре ТОС һәм Автозавод исполкомы белән берлектә 28 нче микрорайонда яшәүчеләр өчен очрашу үткәрде.

Чарада катнашучылар өчен лото уеннары һәм әдәби викториналар үткәрелде, иң актив уенчылар баллы призлар алдылар. «Китапны ал, үзеңә дус тап» дип аталган буккроссингта катнашып китап сөючеләр үзләренең өйдәге китапханәләрен баета алдылар. Реклама йөзеннән визиткалар һәм буклетлар таратылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: