Китапханә – китап уку урыны (16+)

27 май, Гомумроссия китапханәләр көнендә, 1 нче санлы китапханәдә «Китапханә – китап уку урыны» дигән ачык ишекләр көне үтте. Китапханә ишекләре укучылар өчен һәрвакыт ачык булса да, нәкъ менә шушы көн төрле чараларга, интерактив мәйданчыкларга, китап күргәзмәләренә, очрашуларга бай матур вакыйгага әйләнә. 

Библиотека место …
IMG_20220527_112553_1
IMG_20220527_110811 (2)
IMG_20220527_101328 (2)
IMG_20220526_145705 (2)
IMG_20220526_130223_BURST6 (2)

Бүген китапханәгә килгән һәркемне китапханә тарихы, китап фонды, үзеңне кызыксындырган теләсә кайсы китапны табарга ярдәм итүче белешмә-мәгълүмат аппараты белән танышу әңгәмәсе көтте. Абонементта китапханә бүлекләре буйлап экскурсия үтте, шулай ук «Иң яңа, иң яхшы!», «Китапханәнең төп байлыгы – укучы», «Китапханә – басма хәрефләр сарае…» дип исемләнгән яңа китап күргәзмәләре оештырылды.
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә йөрүчеләр өчен «Китапханәбез тарихы» дигән тарихи виртуаль экскурс үткәрелде. Китапханәче катнашучыларга бәйрәмнең тарихы, китапның әһәмияте һәм хәзерге заманда китапханәнең роле турында сөйләде, шулай ук беренче китапханәләр белән бергә барлыкка килгән китапханәче һөнәре турында сөйләштеләр. Шулай ук «Китапханә: акыллы китапларны мәңге саклаучы» уен-викторинасы узды.
Көн дәвамында китапханәдә «Яхшы сүзләр – китапханәдә» акциясе үтте. Теләге булган һәркем китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлый алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: