Китапханә, китап, мин – бергә без тугры дуслар! (6+)

6 март көнне 17 нче санлы китапханә беренче сыйныф укучылары өчен «Китапханә, китап, мин – бергә без тугры дуслар!» дигән чара уздырды.

библиотека
IMG-20230306-WA0009
IMG-20230306-WA0006

Алып баручы балаларны китапханә кагыйдәләре белән таныштырды, ничек язылырга, китапларны ничек сакларга икәнлеге, аларның өйгә күпме вакытка бирелүе турында сөйләде. Шулай ук укучылар өчен «Иҗекләп укыйбыз» сериясеннән китаплар сайлап алып бирелде, алар бик теләп китапларны карады һәм укыды. 

Чара азагында яшь китап сөючеләр өчен «Яраткан әкият битләре буйлап» викторинасы үткәрелде, алар анда рус халык һәм автор әкиятләре буенча белемнәрен күрсәтә алды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: