Китапханә. Китап. Укучы (6+)
30
Сентябрь 2022
Җомга
30 сентябрь көнне 13 нче санлы китапханәдә Ачык ишекләр көненең беренче кунаклары беренче сыйныфлылар булды. Аларны китапханә укучылары сафларына алдылар. В ходе литературной игры «Китапханә дусларын җыя» әдәби уены барышында яшь китап сөючеләр бакаларның ничек җырлавын искә төшерде, ребуслар чиште, әкият геройларын таныды һәм китап белән дус булырга, аны яратырга сүз бирде. «Киредән балачакка» – фоточеллендж. Китапханәгә килгән өлкәннәр бик теләп балачакта яратып укыган китапларын тотып фотога төште. Бу көнне китапханәгә килгән һәркем үзе өчен нинди дә булса яңа, кызыклы һәм әһәмиятле мәгълүмат ала алды. |