«Халкыбыз җәүһәрләре» (0+)
22
Февраль 2018
Пәнҗешәмбе
21 нче февраль көнне 17 нче санлы балалар китапханәсендә халыкара туган тел көненә багышлап «Халкыбыз җәүһәрләре» дип исемләнгән фольклор бәйрәме үткәрелде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар «Аулак өй»гә җыелып, татар балалар фольклоре белән таныштылар. Кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Тылсымлы тартма» дигән бәйрәм оештырылды. «Табышмак әйтәм, җавабын тап», «Мәкальне дәвам ит» һәм башка уеннар аша балалар халык авыз иҗатының төрле жанрдагы әсәрләрен искә төшерделәр. Бәйрәм кунагы Скоморох белән бергәләп такмаклар җырладылар, тизәйткечләр әйттеләр, төрле уеннар уйнадылар. Укучыларга бигрәк тә «Карачкы», «Җир, су, һава» уенннары ошады. Бәйрәмдә укучылар халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән җәүһәрләре белән таныштылар. |