12нче санлы китапханә «Телләр белгән – дөнья гизгән» исеме астында телдән журнал үткәрде (6+)

IMG_20171011_114141
IMG_20171011_112541
IMG_20171011_114238

11 октябрь көнне 12 нче санлы татар китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Телләр белгән – дөнья гизгән” дигән телдән журнал үткәрде. Дөньяда 6000 нән артык тел бар. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Татар телен белгән кеше 30дан артык төрки халык белән җиңел аралаша ала. Татарлар инглиз телен тизрәк һәм җиңелрәк өйрәнә. Безнең телебез Россиядә рус теленнән кала икенче урында тора. Элек-электән үк  “Татарга тылмач кирәк түгел” дигәннәр. Чөнки татарлар, бик күп төрки телләрне белеп, тәрҗемәче вазыйфасын үтәгәннәр. Садри Максуди: “Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз – телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз. Әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз” – дигән. Бүгенге көндә туган телне саклау барыбызның да изге бурычы.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: