12нче санлы татар китапханәсе батырлык дәресе үткәрде (6+)

12нче санлы татар китапханәсе 7нче май көнне 29нчы гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Батырларның даны мәңгелек» дигән исем астында батырлык дәресе үткәрде.

IMG-20180507-WA0007
Нурми Шарипов
IMG-20180507-WA0020
IMG-20180507-WA0006

Дәһшәтле сугыш еллары бездән  ерагая бара, ләкин батырларның данлы исемнәре  җыр-дастаннарга кереп кала. Батырлар арасында безнең якташыбыз Советлар Союзы Герое Нурмый Шәрипов та бар. Разведка взводы командиры гвардия сержанты Нурмый Шәрипов Украинаны азат итүдә катнаша, беренче төркем белән Днепрны кичә, дошман оборонасын өзеп, Львов шәһәренә барып җитә. 1944нче елның 27нче июлендә сержант Шәрипов Перемышль (Польша) шәһәрен алуда батырлык күрсәтә. Разведчиклар төркеме «тел» белән кире кайтканда, аның ике аягы да яралана. Иптәшләрен уттан саклау өчен Шәрипов, кулга төшергән дошман пулеметыннан соңгы патроннарына кадәр атканнан соң, янындагы дошманнарны граната белән шартлата, үзе дә һәлак була.

Укучыларга батырлык дәресендә видеотасмадан геройның туган авылына, Теләнче Тамак мәктәбендәге музеена багышланган тапшыру, электрон презентация күрсәтелде. Фронтовик шагыйрь Гали Хуҗиевның Нурмый Шәриповка багышланган «Яу күрке» поэмасыннан өзекләр укылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: