Китапханә – ул «Китап йорты» (6+)

29 март көнне 3 нче санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Китап йорты» дигән әңгәмә уздырды. 

Балалар бик теләп әкият дөньясына кереп чумды, сорауларга җавап бирде, табышмаклар чиште, үз тормышларыннан кызыклы һәм гаҗәеп вакыйгаларны сөйләде, бик мавыгып тәкъдим ителгән китап һәм журналларны карады. Яшь китап сөючеләр китапханә (библиотека) сүзенең «библио» (китап) һәм «тека» (саклагыч) сүзләреннән ясалуы, һәм китапның 500 елдан артык тарихы булган чын могҗиза булуы турында белде. 

Поделиться: