Югары сыйныф укучылары өчен брейн-ринг үткәрелде (16+)

25нче октябрь көнне 12нче санлы татар китапханәсе укучыларны Татарстан Республикасының дәүләт символлары белән таныштыру, аларда  толерантлык, гражданлык һәм патриотизм хисләре тәрбияләү максатыннан  брейн-ринг уздырды.

IMG-20181012-WA0006
IMG-20181012-WA0010

Әлеге бәйге һәркайсы 8-9 укучыдан торган ике команда арасында оештырылды. Уен барышында укучылар Татарстан Конституциясе һәм Халыклар бердәмлеге көннәре тарихы белән таныштылар,  нинди хокукларга ия булулары турында мәгълумат алдылар, “Мин яратам сине, Татарстан!”дип исемләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Уен ахырында һәр команда, Татарстанга багышланган җыр башкарып, үз осталыгын күрсәтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: