«Барысын да беләләр: энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәлекләр» китапханә сәгате (12+)

Сүзлекләр һәм энциклопедияләр уку процессында мөһим роль уйный, алар кешеләргә сүзлек запасын арттырырга булыша, белемнәрен тирәнәйтә һәм бик күп мәгълүмат бирә. Болар һәм башка бик күп нәрсәләр турында 11 октябрь көнне уртанчы сыйныф укучылары 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре оештырган белешмә әдәбиятка багышланган китапханә сәгате барышында белде. 
Чара барышында балалар энциклопедияләр, сүзлекләр һәм белешмәлекләр турында күп кенә яңа мәгълүматлар алды, аларның барлыкка килү тарихы һәм хәзерге заман белешмә әдәбият турында белде. Презентация слайдлары буйлап сәяхәт итеп, катнашучылар шулай ук сүзлекләр, энциклопедияләр һәм белешмәлекләрнең охшаш һәм аермалы яклары, мәктәп программасын үзләштерүдә, кешенең белем дәрәҗәсен киңәйтүдә  һәм кирәкле мәгълүматны табуда сүзлекләрнең никадәр зур ярдәм күрсәтүе турында белде. 

паотяывпь
IMG-20241011-WA0017
IMG-20241011-WA0020
IMG-20241011-WA0022
IMG-20241011-WA0031

Аудитория игътибарына китапханәдә булган белешмә әдәбият күрсәтелде, шулай ук әлеге байлыкны куллану буенча киңәшләр бирелде. Чараның гамәли өлешендә катнашучыларга биремнәр тәкъдим ителде: аңлатмалы сүзлек ярдәмендә кайбер сүзләрнең мәгънәсен табарга, этимология сүзлеге ярдәмендә бирелгән сүзләрнең килеп чыгышын белергә, үзеңне оргфографик сүзлек буенча тикшереп, сүзләрдә төшеп калган хәрефләрне куярга. Чара азагында укучылар үзләре өчен энциклопедияләр белем дәрәҗәсен баета, сүзлекләр сөйләмне матуррак һәм сәнгатьлерәк итәргә ярдәм итә, ә сораулар туганда, бу файдалы китапларга мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән нәтиҗә ясады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: