«Исәнме, китапханә» китапханә дәресе (0+)

25 майда 23 нче санлы китапханәдә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Исәнме, китапханә» дигән китапханә дәресе узды. 
Балалар нәрсә ул китапханә, ничек аның укучысы булырга һәм ни өчен китапханәдә алган китапны кире кайтарырга кирәк дигән сорауларга җавап алды. Китапханәче катнашучыларны китапларны, китапханә хезмәтләрен куллану кагыйдәләре белән таныштырды, алар һәр китапның үз адресы булуы, укучы формуляры, абонемент, уку залы, китап фонды турында белде.

2. 23ф. Библиотечный урок «Здравствуй библиотека» (0 )
1. 23ф. Библиотечный урок «Здравствуй библиотека» (0 )

Китапханә дәресе барышында балалар әдәби геройлар викторинасы сорауларына җавап бирде, дөньяның төрле китапханәләре турында видеоролик карады.
Шулай ук яшь укучылар өчен китапханәнең барлык бүлекләре буйлап экскурсия оештырылды, анда һәркем серле почмакларга кереп, нинди дә булса яңа нәрсәләр белә алды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: