«Юрий Гагарин. Җирнең тарту көченә каршы» китапханә дәресе (12+)

16 октябрьдә 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Юрий Гагарин. Җирнең тарту көченә каршы» дигән китапханә дәресе уздырды.
Китапханәче балаларны Юрий Гагаринның биографиясеннән кызыклы фактлар белән таныштырды: аның әти-әнисе кемнәр булган; ул беренче сыйныфка барганда илдә нинди хәрби вакыйгалар килеп чыккан; космонавтика отрядына ничек килеп эләккән. Китапханәче сөйләгәннәрдән яшүсмерләр очыш вакытында космик кораб белән нәрсә булуы, бу вакытта космонавтның ниләр кичерүе, шулай ук очышка әзерлек ничек барган, нинди авырлыкларны үтәргә туры килгән һәм нинди геройлыклар эшләнгәнлеге турында белде. 

родблаодюб
IMG-20241016-WA0016
IMG-20241016-WA0018

Китапханә дәресе вакытында яшьләр беренче космонавтның язмышын күзәтте. Беренче космик очыш турында бик күп кызыклы мәгълүматлар алдылар. Очрашу кызыклы һәм файдалы булды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: